tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия белән Урта Азия арасында сәүдә юлларын Оренбург татарлары җайга салган
Россия белән Урта Азия арасында сәүдә юлларын Оренбург татарлары җайга салган

Россия белән Урта Азия арасында сәүдә юлларын Оренбург татарлары җайга салган

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Оренбург өлкәсендә татарлар 151 меңнән артык булган. Татарлар өлкә халкының 7,45 процентын тәшкил итә, руслар һәм украиннардан кала өченче урында тора.

Тарихи чыганаклар һәм архив документлары буенча, татарларның Оренбург өлкәсе территориясенә күпләп күченүе XVIII гасырның беренче яртысында башланган һәм XX гасыр башына кадәр дәвам иткән. Халыкны күчерү процессы рус дәүләтенең көньяк-көнчыгыш чикләренең киңәюенә һәм аларны күчмәннәрдән саклау кирәклеге белән бәйле булган.

XVIII гасырның 30–40нчы елларында Яик, Самара һәм Сакмара елгалары ярларында Оренбург хәрби чик буе линиясе төзелә. Аның төзелешенә Уфа өязеннән типтәрләр һәм җирсез крестьяннар җибәрелгән. Оренбург линиясенә шулай ук 400 Казан татары, 500 ясаклы татар, 500 мишәр күчерелгән.

Каргалы бистәсенә Казан губернасыннан күченгән татар сәүдәгәрләре нигез сала

Губерна оешканнан соң рус хөкүмәте бу территорияне халык белән туплау чаралары күрә. Казахстан һәм Урта Азия белән сәүдә мөнәсәбәтләрен үстерү максатыннан, Казан губернасыннан күчеп, Каргалы бистәсенә татар сәүдәгәрләре нигез сала. 1747 елгы халык санын алу материаллары буенча Каргалы бистәсендә 173 гаилә һәм 996 ир-ат теркәлгән.

1747 елгы халык санын алу материаллары күчеп килүчеләрнең күбесе хәзерге Саба, Мамадыш, Кукмара, Биектау һәм Лаеш районнары территорияләре татарлары булуын күрсәтә.

Оренбург губернасы татарлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия белән Урта Азия арасында сәүдә юллары җайга салынган.

XVIII гасыр уртасында, Урта Идел халкын киң масштаблы көчләп христианлаштыру башлангач, татарларның Оренбург якларына күченүе тагын да көчәя.

XVIII гасыр азагында бу территориягә мишәрләрнең күпләп күчүе башланган. Алар Оренбург өлкәсенең төнъяк, төньяк-көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш өлешләрендә төркем-төркем төпләнеп, аерым торак пунктлар оештырганнар.

Оренбург губернасы татар мәдәниятенең чәчәк атуы

Узган гасыр башында Оренбург губернасы татар мәдәниятенең иң зур үсеш учакларының берсе саналган. Анда йөзләгән мәдрәсә һәм мәчет булган, татар телендә дистәләрчә газеталар һәм журналлар нәшер ителгән, татар театры эшләгән. Губернада – 149, Оренбургта 8 татар мәктәбе балаларга белем биргән. Оренбургта мөселман музыка мәктәбе эшләгән, татар-башкорт агропединституты ачылган.

Милли мәгарифне һәм мәдәниятне үстерүдә «Мөхәммәдия» һәм «Хөсәения» мәдрәсәләре зур роль уйнаган.

1890-1924 елларда сәүдәгәр Хөсәеновлар тоткан «Хөсәения» мәдрәсәсе бөтен татар дөньясына танылудан тыш, Россиядә һәм чит илләрдә зур абруйга ия булган. Мәдрәсә белән галим һәм мәгърифәтче, шул ук вакытта «Шура» журналы мөхәррире булган Ризаэддин Фәхреддин җитәкчелек иткән. Анда Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Хәниф Бәкиров кебек күренекле шәхесләр укыткан.

Мәдрәсә үзенең күренекле шәкертләре белән дә дан тоткан. Алар арасында Шәехзадә Бабич, Муса Җәлил, Әхмәтзәки Вәлиди, Сәгыйть Рәмиев, Мирхәйдәр Фәйзи һәм башкалар булган.

Оренбург өлкәсе татарларының сөйләшләре

Оренбург территориясендә татар сөйләшләренең шактый катлаулы системасы таралган. Хуҗалык һәм мәдәни тормышның үсеше, башка төрки халыклар белән ике йөз еллар дәвамында янәшә яшәү Оренбург татарлары сөйләшләренә үзгәреш кертми калмаган. Шул ук вакытта, хәтта күрше торак пунктларда сөйләшләрнең үзенчәлекләре сакланган.

Галимнәр Оренбург өлкәсе татарларының өч мөстәкыйль сөйләшен аера: каргалы сөйләше, урта диалектның бугурслан сөйләше, көнбатыш диалектның шарлык сөйләше. Алар татар теленең диалект системасында үз урыннарын алып тора һәм татар әдәби теленә бик якын килгән.

Мисаллар

Сакал (шарлык сөйләше) — ияк;

йотма (каргалы сөйләше) — йоткылык;

баш чирәбе (шарлык сөйләше) – баш сөяге;

уртан җилек (бугурслан сөйләше) — ботның юан сөяге;

матур (каргалы сөйләше) — тәмле, хуш исле;

чапақ (бугурслан һәм каргалы сөйләшләре) — сәләтле, зирәк; мәсәлән: Уқырға чапақ балалар әз иде;

дәллә (каргалы сөйләше) — үткен, чая; мәсәлән: Бабай ул дәллә кеше;

шөкәтсез (каргалы сөйләге) — ямьсез, начар; мәсәлән: Кигән күлмәкләр шөкәтсезлерәк була иде кайбер вакыт;

мокый (бугурслан һәм каргалы сөйләшләре) — аңгыра, миңгерәү;

чебек (каргалы сөйлше) — нечкә, нәзек; мәсәлән: Бигрәк чебек бу кыз бала;

үрмәкчә (бугурслан, шарлык һәм каргалы сөйләшләре) — үрмәкүч;

шүрәкәй (каргалы сөйлше) — кыр үрдәге;

ызба (шарлык сөйләше) — йорт; мәсәлән: Улым үзенэ ызба салды.

Китапның электрон версиясе белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайтында танышырга була.

Мәкалә филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенованың китабындагы мәгълүматларга таянып әзерләнде.

Рифат Каюмов
intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*