tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ачык Университет проекты турында матбугат конференциясе узачак
Ачык Университет проекты турында матбугат конференциясе узачак

Ачык Университет проекты турында матбугат конференциясе узачак

9 февраль көнне 11:00 Ачык Университет проекты турында матбугат конференциясе узачак. Анда 2020 елда чыккан яңа онлайн-курслар турында сөйләнеләчәк.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылган “Ачык университет” проекты кысаларында 10 курс әзерләнде. Аларны univer.tatar сайтында узарга була.

Матбугат конференциясе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының  (Карл Маркс урамы, 38/5), конференцияләр залында узачак. Журналистлар өчен аккредитация: 9 февраль 10:30гә кадәр.

Спикерлар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, “Ачык Университет” проекты менеджеры Зөһрә Вилданова, “Ачык Университет” проектының ИТ координаторы Райнур Хәсәнов, Lenar Wealth Management оешмасының нигез салучысы, “Акча белеме” курсы лекторы Ленар Рахманов

Ачык Университет – татар телендә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Проектның максаты: татар телле университетны булдыру. Оештыручы: Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Ачык Университет проекты кысаларында киләсе курслар булдырылды:

  • Тарих курсы. I модуль.Төрки каһаннан Казан ханына кадәр,
  • Тарих курсы. II модуль. PostХанлык,
  • Заманча татар мәдәнияте, Мөгаллим.
  • Татар теле укытуның заманча алымнары.
  • СөйләмSkills. Ораторлык осталыгы курслары.
  • Гаиләдә татарча мохит.
  • Татар дизайны.
  • Акча белеме.
  • График дизайн.
  • Әдәби лаборатория.

Элемтә өчен:

Зөһрә Вилданова +7 (937) 618-04-09,
Амиль Нур +7 (917) 255-13-03.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*