tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ФОТОРЕПОРТАЖ: Милли китапханәдә “Тени Касимовского ханства” китабын тәкъдим иттеләр
ФОТОРЕПОРТАЖ: Милли китапханәдә “Тени Касимовского ханства” китабын тәкъдим иттеләр

ФОТОРЕПОРТАЖ: Милли китапханәдә “Тени Касимовского ханства” китабын тәкъдим иттеләр

Бүген ТР Милли китапханәсендә “Тени Касимовского ханства” китап-альбомын тәкъдим иттеләр. Әлеге басма Идел Болгарында Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән РФ Мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан “Читай” нәшрият йортында басылып чыккан. Китапта бүгенге Рязань өлкәсендә яшәүче татарларның һәм биредә сакланып калган тарихи һәйкәлләрнең фотосурәтләре урын алган. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Васил Шәйхразыев үзенең сәламләү сүзендә республиканың Милли китапханәсендә әлеге китапны тәкъдим итү зур вакыйга булуын ассызыклап узды. “2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула. Әлеге китап шушы тарихи ел кысаларында басылып чыкты”, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Рушан Аббясов үз чыгышында әлеге китап-альбомның 12 февральдә Рязань шәһәрендә, соңрак Касыйм шәһәрендә дә тәкъдим ителәчәген әйтте. Китапны
Рязань губернаторы да хуплавын ассызыклады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*