tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз – 2020” Халыкара әдәби бәйгесенең финалы һәм Гала-концерты узды
Уфада “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз – 2020” Халыкара әдәби бәйгесенең финалы һәм Гала-концерты узды

Уфада “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз – 2020” Халыкара әдәби бәйгесенең финалы һәм Гала-концерты узды

Бүген, 4 февраль көнне, Башкорт дәүләт драма театрында “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз – 2020” Халыкара әдәби бәйгесенең финалы һәм Гала-концерты узды.

Әлеге бәйгедә дөньяның төрле илләреннән, Россия төбәкләреннән вәкилләр катнашты. Концерт барышында бәйге җиңүчеләренең, Гафури районы “Табын” якташлыгы коллективының, танылган җырчы Флүрә Батталованың, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистларының һәм башка билгеле шәхесләрнең чыгышлары чарага ямь өстәп торса, “Без Мәҗит Гафурине укыйбыз – 2020” бәйгесендә Гран-при яулаган “Голос. Дети” телепроекты финалисты, яшь җырчы, Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың моңлы тавышы күңелләргә үтеп кереп, күңел кылларын тибрәтте. Ул Мәҗит Гафуринең шигыренә Радмир Шәйхетдинов тарафыннан иҗат ителгән «Бер гашыйкның сүзләре» җырын башкарды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин үз чыгышында оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Әлеге конкурс кысаларында кичә, 3 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм Мәҗит Гафури исемендәге Мәдәният фонды вәкилләре Мәҗит Гафуринең туган ягы – Гафури районы, Җилем-Каран авылында сәфәрдә булып кайттылар. Сәфәрнең төп сәбәбе – Сәидә Мөхәммәтҗанованы бөек язучының туган авылы белән таныштыру иде.

Җилем-Каран авылында Мәҗит Гафури исемен йөрткән парк, шулай ук язучының милли әдәби музеенда булу, авылның мәдәният йортында авыл үзэшчәннәре тарафыннан куелган концерт номерлары сәфәрчеләрнең күңелләренә хуш килде.

Бәйгедә катнашучыларга һәм оештыручыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*