tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әнвәр Сәйфетдиновның «Көнчыгыш әкиятләре» күргәзмәсе ачылды
Әнвәр Сәйфетдиновның «Көнчыгыш әкиятләре» күргәзмәсе ачылды

Әнвәр Сәйфетдиновның «Көнчыгыш әкиятләре» күргәзмәсе ачылды

Танылган рәссам Әнвәр Сәйфетдиновның  милли рух белән үрелеп барган гаҗәеп эшләрен 4 февральдән башлап Г.Тукай әдәби музеенда «Көнчыгыш әкиятләре» остасы эшләре күргәзмәсендә күрергә мөмкин булачак.

Күргәзмә рәссам эшли торган төрле жанрларны күрсәтә: этник натюрмортлар, пейзаж рәсемнәре, портретлар һәм буяулар белән ясалган әкияти хатын-кыз образлары. Үз картиналарының асылын Әнвәр Камил улы үзе «бәхет һәм мәхәббәт тарихы турында истәлекләр» дип билгели. Бу хатирәләрнең һәм тарихларның тыгыз үрелеп баруын аның картиналарында күрергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге.

Әнвәр Сәйфетдинов – Казан сәнгать училищесын һәм В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт институтын тәмамлаган. Ул-Татарстан Республикасының рәссамнар Берлеге  әгъзасы, «Дастан» арт-төркеменә нигез салучы, өч телдәге иллюстрацияләнгән «Әнвәр Әлифбасы»н оештыручы, Татарстан Республикасының Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залының түшәменә рәсем төшерүдә катнашучы.

Мәйданчыкны сайлау очраклы түгел. Габдулла Тукай әдәби музее даими рәвештә төрле мәдәни чаралар үткәреп килә: шигърият кичәләре, иҗади очрашулар, лекцияләр һәм күргәзмәләр. Күптән түгел музейда Тукай әсәрләренең иң яхшы иллюстраторларыннан берсе, рәссам һәм график Байназар Әлмәновның эшләре куелган иде.

Яңа күргәзмәнең ачылышы 4-нче февральгә 15.00 сәгатькә планлаштырылган. Күргәзмә үз эшен 3-нче мартка кадәр дәвам итәчәк.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*