tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Россия төзүчеләр Союзы грамотасы белән дә бүләкләнгән төзүче.
 Россия төзүчеләр Союзы грамотасы белән дә бүләкләнгән төзүче.

 Россия төзүчеләр Союзы грамотасы белән дә бүләкләнгән төзүче.

Җәмгыятьтә иң кирәкле, хөрмәтле һөнәрләрнең берсе-төзүче һөнәре һәм төзүчеләр турында чиксез сөйләргә, язырга була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төзүче-күп гасырлар элек барлыкка килгән һөнәр. Төзүчеләр көнен беренче тапкыр 1956 елның 12 августында Югары Совет Президиумы боерыгы белән оештыралар. Бүген профессиональ нигездә шөгыльләнүче төзүчеләрнең хезмәте иң югары бәяләнүгә лаек. Алардан башка матур-матур яңа йортлар, спорт, социаль объектлары да балкып чыкмас иде..

Тубыл шәһәрендә бик күп объектларда төзелеш, реконструкция, ремонт эшләрен алып барган шәһәренең АО”Тубылның төзелешне механикалаштыру” оешмасында эшләүче Марсель Миршат улы Бәхтияров күпъеллык стажы булган тәҗрибәле төзүчеләрнең берсе. Ул бу оешманың геодезия бүлеге башлыгы. Зур җаваплылык белән эшен башкарган Марсель Миршат улы белән әңгәмәбез аның сайлаган, яратып башкарган һөнәре турында булды.

-Сез ни өчен төзүче, инженер–геодезист һөнәрен сайладыгыз?

-Мин шәһәрнең 3 номерлы мәктәбен тәмамлап Тубылның авыл хуҗалыгы көллиятендә җир төзелеше белгечлеге буенча укып чыгып Төмән архитектура–төзелеш университетына укырга кердем. Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше белгечлеге дипломын алып чыкканда безнең шәһәрдә бу һөнәр турында әле аз беләләр иде. Шуңа күрә, бу һөнәр белән кызыксынып, геодезист һөнәрен сайладым. “Промстройпроект” оешмасына инженер–геодезист булып эшкә урнаштым. Дүрт ел эшләгәннән соң, бүгенге көнгә кадәр, инде ундүрт ел “Тубылның төзелешне механикалаштыру” оешмасында геодезия бүлеге башлыгы булып эшлим.

-Геодезист нинди эшләр башкара?

-Геодезист һөнәре кыр һәм офис эшчәнлеген дә үз эченә ала. Бер урында гына утырып эшли торган эш түгел. Геодезистның эше спутник һәм оптик җиһазлар ярдәмендә җирлекне үлчәүдән һәм махсус программаларда алга таба камераль эшкәртүдән гыйбарәт. Инҗенер-геодезист җирлектәге объект координатларын электрон йөртүче, яки объектларның проект магълүматлары буенча урнашуын күрсәтә ул. Нинди генә төзелеш объектын алма ул документ, проект-эзләнү эшләреннән, инженер-геодезик эзләнүләрдән, графиктан башлана. Геодезист җир өстендәге нокталарның биеклекләрен һәм координатларын билгели.

-Геодезист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-Эштә бик игътибарлы, җаваплы, стрессларга чыдамлы булырга тиеш. Без үзебезнең эшчәнлекләребез буенча ПТО инженерлары, участок башлыклары, баш инженерлар һәм проект җитәкчеләре белән эшлибез. Уртак эштә дә гел уңышлар гына булмый. Катлаулы сораулар, кыенлыклар да була. Төзелештә һәр һөнәр кирәген аңлап эшлибез. Проектны эшләүчеләр, иженерлар, геодезистлар, бетон салучылар, балта осталары һ.б да хөрмәткә лаеклы һөнәр ияләре.

-Эшләгән дәверегездә нинди объектлар исегездә калды?

-Иң зур масштаблы объектлар: “Полимер”, “ЗАПСИБ-2”,”Тубыл-ТЭЦ”. Зуррак һөнәри казанышларга ирешү өчен мондый масштаблы, зур объектларда эшләү һәр төзүче өчен мөһим. Монда замана технологияләрне уңышлы үзләштерергә, яңача эш темпында эшләргә өйрәндек. Шул ук вакытта шәһәрдә дә төзелеш эшләре тукталганы юк.

Марсель Миршат улына әңгәмәдә катнашуы өчен рәхмәтләребезне юллыйбыз. Зур тырышлык, җаваплылык, таләпчәнлек таләп иткән, һөнәренә тугрыклы булган төзүче-геодезист, бүлек башлыгы күп санлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Марсель Миршат улы Бахатияров Төмән өлкәсенең Төзелеш тармагын үстерүдә озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия төзүчеләр Союзы грамотасы белән дә бүләкләнгән төзүче. Үзенең эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарган, ару-талуны белмәгән тырыш якташыбызны һөнәри бәйрәме белән котлап эшендә яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*