tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы районында «Бабай утары-2021» сыннар фестивале узды
Туймазы районында «Бабай утары-2021» сыннар фестивале узды

Туймазы районында «Бабай утары-2021» сыннар фестивале узды

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы янында ачык һавада урнашкан «Бабай утары» тарихи-мәдәни музей комплексында бишь көн дәвамында «Бабай утары-2021» исемле агачтан эшләнгән сыннар фестивале узды. Фестивальдә Башкортстаннан  һәм якын 12 төбәктән 19 сынчы үз көчләрен сынап карады. Ярышның төп максаты булып татар халык әкиятләре персонажларын тасвирлау, пропагандалау иде. Төп оештыручылар булып Россия татар авыллары ассоциясиясе рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимов, БТК һәм «Төмәнәк» татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәк.

Агач сыннарны бишь наминациядә чагыштырдылар: осталык, композиция, четереклелек һәм гомум композиция бөтенлеге.

Ярышчыларга фестивальнең бүләк фонды да өстәмә көч биреп торды: беренче урынга – 100 мең, икенче урынга – 70 мең, өченче урынга -50 мең һәм тамашачылар мөхәббәте номинациясендә – 30мең.

Сынчыларга Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Нәбиәхмәт улы Ибрагимов, Башкортстан педагогия университеты художество-графика бүлеге укытучысы Алик Хаким улы Азнабаев һәм Россия журналистлар берлеге  әгъзасы, рәссам Рузил Рәфгетдин улы Имамов бәя бирде.

Фестивальдә катнашучы барлык сынчылар туган якларына БТК дипломнары, рәхмәт хатлары һәм кыммәтле бүләкләр алып кайтып китте.

Бу матур үрнәк халкыбызның сынлы сәнгать өлкәсендә лаеклы урын алырлык кул осталары булуын тагын бер тапкыр исбат итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*