tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслим районы Тойгелде авылында яңа мәчет ачылды
Мөслим районы Тойгелде авылында яңа мәчет ачылды

Мөслим районы Тойгелде авылында яңа мәчет ачылды

31 июль көнне Мөслим районы Тойгелде авылында күптән көтеп алынган вакыйга булып узды – күпләгән кунаклар катнашында “Кыйбла” мәчете үз ишекләрен ачты. Авыл халкының әлеге сөенечен бүлешеп, мәчет ачу тантанасында Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Сарман районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Хаков тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Тантананы Мөслим муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов алып барды.

Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров мәчет төзүгә зур өлеш керткән иганәчеларгә мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Күп еллар Тойгелде авылы имамы вазыйфасын үтәгән, ислам динен таратуда күрсәткән тырышлыгы өчен Фоат хәзрәт Хәбибуллин нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде. Матур мәҗлес өйлә намазы укып тәмамланды.

“Кыйбла” мәчете – Тойгелде авылында икенче мәхәллә мәчете. Ул авыл халкының тырышлыгы, иганәчеләрнең матди ярдәме белән сафка басты. Мәчет 6х12 метр зурлыгында, бер катлы, кирпечтән төзелгән. Тәһарәтханә, ашханә һәм склад бар, әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, юллар салынган. Мәчет үзенә берьюлы 150 кешене сыйдыра ала.

Хәзерге вакытта дин кардәшләребезгә Мөслим районында 34 мәчет хезмәт итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*