tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Корбан гаетен хөрмәтләп
Корбан гаетен хөрмәтләп

Корбан гаетен хөрмәтләп

Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният йортында Корбан гаетенә багышланган концерт үтте.

Дини бәйрәмебезгә багышланган концертны Коръән аятьләре белән Фәннүр хәзрәт Казыймов ачты. Ул бәйрәмгә хәер-фатихасын биреп, шәһәр халкын котлап, илебез халкына тыныч, имин тормыш теләде. Мәчетләр белән тыгыз элемтәдә эшләгән, татар үзәгендә никахлар үткәрүне традициягә керткән себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага Азия мөселманнары дини идарәсе рәисе, шәех Нәфигулла Әшировның Рәхмәт хатын тапшырды. Корбан бәйрәме белән шәһәр Думасы рәисе урынбасары Михаил Никитин, себер татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских тамашачыларга ихлас теләкләрен юлладылар. Себер татар мәдәният үзәге артистлары берсеннән-берсе оста чыгышлары белән бәйрәм тамашачыларын шатландырдылар. ”Мирас” ансамбле биючеләре яңа биюләрен тәкъдим иттеләр. Шәһәрлеләрнең яраткан, талантлы, моңлы җырчысы Хәсән Хучашев, Динара Әпсәләмова башкаруында җырларны тамашачылар элек-электән тын алмыйча тыңлыйлар. Быел да аларның чыгышлары матур, үзенчәлекле булды.

Корбан гаетенә багышланган бәйрәм тамашасында катнашучы шәһәрнең иҗтимагый оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнусова дәртле, моңлы җырлары белән бәйрәм концертын бизәде. Илтус Уразмаметов, Лариса Чәмилованың чыгышлары, “Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләр көчле алкышларга лаеклы булдылар. Себер татар мәдәният үзәгенең нәфис сүз остасы Римма Шәрипова җирле шагыйрә Фәхриҗамал Утяшеваның “Халкыма теләк” шигырен милләттәшләребезнең күңелләренә үтеп керерлек итеп сөйләде. Тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Айгөл Муратова, Салават Аллояров Корбан гаете концертын оста алып бардылар. Аларның һәр чыгышлары, дини бәйрәмнәребезне хөрмәтләп әйткән мәгънәле сүзләре урынлы булды.

Бәйрәм концертына килүче тамашачылар кызыксынып холлда шәһәрнең талантлы декоратив-гамәли сәнгать осталары оештырган күргәзмәне дә карадылар.

Концерт бер тында үтте. Бәйрәм тамашачылары оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, уңышлар теләп саубуллаштылар.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*