tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөрбаш Сәрдегәне авылында “Чишмә” бәйрәме узды
Бөрбаш Сәрдегәне авылында “Чишмә” бәйрәме узды

Бөрбаш Сәрдегәне авылында “Чишмә” бәйрәме узды

Чишмә — Аллаһы Тәгаләбез бүләк иткән олы нигъмәт, саф су. Чишмә суы чыккан җирдән урап узып кына китеп булмый.Тәнгә сихәт, көч бирүче бу кадерле нигъмәттән учларыңа алып су эчәсең икән, бар борчулар онытыла, иңнәреңнән авыр йөк төшкән сыман буласың.

Бөрбаш Сәрдегәне халкы чишмәләрне төзекләндерп, чистартып кына калмый, “Чишмә”бәйрәмен дә уздыра. Бәйрәм узасы чишмәне 2016 елда Хөсәенов Габделнур ача.Габделнур читтә яшәсә дә, туган ягына,туган нигезенә хөрмәт күрсәтеп яши.Җиде чишмәдән бер мул сулы чишмә итеп ясата ул аны һәм әнисе хөрмәтенә Нурзидә дип исем дә куштыра.Туган ягындагы чишмәләрне кое кебек тә эшләтә.Кое янында ук намаз уку өчен беседка да уңган егетнең туган авылына бүләге. Ә авылдашлары тырыш егеткә рәхмәтле булып, зурлап Чишмә бәйрәмен уздыра.

Әлеге күркәм бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, мөселман эшкуарлары берләшмәсе җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов, Энгель Таһиров, мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин, дини мөнәҗәтләр әйтү остасы Ильяс Халиков, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның урынбасары Илфар хәзрәт, казый Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашып, чишмә бәйрәмендә чыгыш ясадылар. Дини тәрбияви вәгазьләр бөрбашлылар күңелендә озак сакланыр.

Төньяк -Кавказ федераль округыннан, Кыргызстаннан, Абхазиядән, Карачай-Черкессия республикасыннан килгән әтрафлы кунакларга Татарстаныбызның матур урыннарына, Чишмә бәйрәменә экскурсияләрне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Идел буе федераль округында МАИБ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Фәрид Фәез улы Мифтахов оештырды.

МАИБ президенты Марат Кабаевның киңәшчесе Руслан Камбиев үзенең чыгышында 16 гасырдан алып 18 гасырга кадәр кавказлыларны татарлар дип атаулары, көндәлек сөйләмдә татар теленең өстенлек алуы хакында сөйләп, халык тарихын саклаудагы күркәм эшләре өчен район башлыгына МАИБ президенты исеменнән бүләк тапшырды. Татар халкының ачык, кунакчыл булуына таң калып,үзенең соклануын белдереп, ”Чишмә” бәйрәменең хуҗалары белән бергә лезгинканы да биеде.

Бөрбаш Сәрдегәне бәйрәмендә катнашкан Мурат Казаноков (Черкес), Мусса Боташев (Карачай), Жыргалбек Ишеналиев, Нарын өлкәсенең мөфтие Ибраев Мамбетасан биредәге чишмәнең, коеның суын авыз итеп, җирле хуҗаларга рәхмәтләрен белдереп, матур теләкләрен җиткерделәр, гармунчыларга кушылып татар җырларын да җырладылар. Бөрбаш чишмәсенең саф суы кунакларның да күңеленә татар халкы турында саф уйлар өстәде. Кардәш халыклар арасында җылы мөнәсәбәтнең ныгуына Чишмә бәйрәме дә үзенең өлешен кертте.

Гөлнур Айзат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*