Бүген Россия Президенты Владимир Путин, вице-премьер Марат Хөснуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында М-12 «Восток» трассасын ачу тантанасы узды.
Рөстәм Миңнеханов ил Президентына М-12 Татарстан участогының әзерлеге турында хәбәр итәр алдыннан яңа автомобиль юлын үзе сынап карады.
Татарстанда җитештерелгән «Аурус» автомобилендә ул трассаның иң озын күпереннән – Идел аша күпердән башлады юлын. Сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов юл япмасының сыйфатын бәяләде, юл буендагы инфраструктураны тикшерү өчен: АЗС һәм туклану пунктларында берничә тукталыш ясады.