Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдә татарның бөек җырчысы Илһам Шакировны үлеме сәбәпле кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
“Татар халкы Илһам абыйны югалтты. Әмма йөрәкләребездә илһам югалмас, анын моңы мәңге калыр! Авыр туфрагы җинел, урыны оҗмахта булсын”, – дип язган республика башлыгы социаль челтәрдә.