tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда укучылар татар телен һәм әдәбиятын белүдә сынала
Ижауда укучылар татар телен һәм әдәбиятын белүдә сынала

Ижауда укучылар татар телен һәм әдәбиятын белүдә сынала

Ижауның Г. Тукай исемендәге этномәдәни компонентлы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада башланды. Быел анда республика мәктәпләреннән 8-11 сыйныфларда белем алган 36 укучы бала катнаша. Алар арасында татар телен предмет буларак һәм факультативларда өйрәнүчеләр бар.

Барысы да олимпиада биремнәрен уңышлы башкару теләге белән килгәннәр. Әлбәттә, дәресләрдән соң калып та шөгыльләнергә туры килгән. Җиңүчеләр Казанда узачак төбәкара олимпиадага юллама ала, бу үзе бер этәргеч, диләр укытучылар һәм балалар үзләре дә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*