tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан татарлары кайгы уртаклаша
Казахстан татарлары кайгы уртаклаша

Казахстан татарлары кайгы уртаклаша

Бөтен татар галәмен ятим калдырып, ИЛҺАМ ШАКИРОВ мәңгелек дөньяга китте…

Шушы сөекле җырчыбызның моңнары тәэсирендә туып, үсеп, гомер сөргән миллионнар бүген аннан аерылып калды. Кайда гына яшәмәсен, һәрбер татар өчен дә бу күтәрәлмәслек авыр кайгы һәм югалту…

Илһам Шакиров гасырга бер генә дөньяга килә торган уникаль, даһи шәхес иде. Шушы чиксез кайгылы көннәрдә халкыбызның бөек улы алдында баш иябез…

Аның кабатланмаслык иҗаты халкыбызның милли үзаңын үстерү чарасы булып киләчәктә дә яшәр.

Илһам Шакиров татар халкының күңелендә мәңге сакланыр…

Казахстан татарлары исеменнән

Тәүфыйкъ Кәримов, Гриф Хәйруллин, Рафыйкъ Вәлиев, Камил Муллашев, Габделхак Әхунҗанов, Рафаил Сөлкарнаев, Җәннат Низаметдинова, Ринат Абдулхаликов, Камилия Исмаилова, Рабин Сәфәргалиев, Рафаэль Әхмадиев, Галибә Сайбулатова, Галимҗан Тамендаров, Равил Гозәиров

Астана ш.,

Казахстан Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*