Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, каһарман шагыйрь Маса Җәлилгә һәйкәл Казан Кремле янындагы 1 май мәйданында 1966 елда куелган. Муса Җәлил фашистларга каршы яшерен төркемнең актив әгъзасы була. Аны 1944 елда нацистлар төрмәсендә җәзалап үтерәләр.
Искәртәбез, 15 февраль – Муса Җәлилнең туган көне.