tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Кол Гали һәм «Кыйссаи Йосыф» әсәре юбилейларына әзерлекне хуплады
Рөстәм Миңнеханов Кол Гали һәм «Кыйссаи Йосыф» әсәре юбилейларына әзерлекне хуплады

Рөстәм Миңнеханов Кол Гали һәм «Кыйссаи Йосыф» әсәре юбилейларына әзерлекне хуплады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кол Гали һәм аның «Кыйссаи Йосыф» әсәре юбилейларына әзерлек планын төзергә кушты.

Бүген, Туган тел көнендә, Татарстан Рәисе татар зыялылары белән очрашуда шул сорауга җавап бирде.

«Тарихи мирасыбыз бай, ядкәрләребез арасында Болгар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф әсәре бар. Әлеге әсәр төрки халыклар тормышында зур урын алып тора. 2033 елда Кол Галинең тууына 850, «Кыйссаи Йосыф»ка 800 ел тула. Ике зур матур юбилейны республика күләмендә үткәрүне тәкъдим итәбез», – диде галим Әлфәт Закирҗанов.

«Бу юнәлештә эш барамы», – дип кызыксынды Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры Ирада Әюповадан.

«Планын төзеп, Указ әзерләргә кирәк. Нинди чаралар уздырырга кирәк – уйларга. Бу яхшы фикер, хуплыйбыз», –  диде Татарстан Рәисе.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*