tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясенең быелгы лауреатларын тәбрикләде
Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясенең быелгы лауреатларын тәбрикләде

Рөстәм Миңнеханов Тукай премиясенең быелгы лауреатларын тәбрикләде

 

Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов, шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды.

Лауреатларны Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов Шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен; Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры»; «Чоңгыл»; «Иман капка ачканда»; «Себерем-үз җирем» шигырь җыентыклары өчен, Наилә Кумысникова рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен тәкъдим ителгән иде.

Чыганак: tatar-inform

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*