tatruen
Баш бит / Яңалыклар / III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты

Бүген III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты.

– Быел Габдулла Тукайның тууына 137 ел. Ул милләтебезнең бөек улы. Бүген бөтен дөньядан җыелган гүзәл затларыбыз белән бергә Габдулла Тукаебызның һәйкәленә чәчәкләр салу – зур бәхет һәм горурлык, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Чәчәкләр салу тантанасында катнашучылар “Туган тел” җырын башкардылар, съездны югары дәрәҗәдә һәм һәр хатын-кызга файдалы булырдай итеп оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай ук алар күңел түрендә йөрткән иң матур теләкләрен, милләтебезгә булган хөрмәт һәм мәхәббәтләрен шигъри юлларга салып сөйләделәр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*