tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗайда шәкертләр бәйрәме үтте
Сафаҗайда шәкертләр бәйрәме үтте

Сафаҗайда шәкертләр бәйрәме үтте

Ходайның рәхмәте белән, соңгы елларда Түбән Новгород өлкәсенең татар авылларында да дингә зур игътибар бирелә башлады. Билгеле булганча, һәр ел өлкәбезнең татар авыллары мәчетләре каршында балаларга һәм яшүсмерләргә гражданлык, патриотик һәм дини-әхлакый тәрбия бирү максаты белән җәйге дини укулар оештырыла, Мәскәү һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәтләре мөгаллимнәре балаларга ислам дине нигезләре дәресләре бирәләр. Авыл балаларыннан гайре, җәй айларында шәһәрдән ялга кайткан балалар һәм яшүсмерләр дә йөри ул укуларга.

Пильна районы Сафаҗай авылында шушы мөселман җәйләүләренең тәмамлануына багышланып традицион бәйге – “Шәкертләр бәйрәме” елдагыча гөрләп узды. Алты ел элек, аралашу, дуслыкны, бердәмлекне арттыру, туган җиргә карата мәхәббәт хисләрен көчәйтү, әдәпле-тәртипле яшәү рәвешен пропагандалау, мөселман рухында тәрбияләүнең яңа үрнәкләрен табу максаты белән беренче тапкыр оештырылган әлеге бәйрәм елдан-ел киңрәк колач җәя, катнашучылар саны арта, программасы да байрак, кызыклырак була бара.
Быелгысы, гадәттәгечә, Сафаҗай урта мәктәбенең спорт мәйданында елдагыча күңелле, мавыктыргыч һәм югары оешканлык белән узды. Мәйданда чатырлар куелып, тирә-як дини эчтәлекле шигырьләр язылган баннерлар белән бизәлгән иде. Урта бер җирдә матур итеп сәхнә корылган. Шунда ук балалар өчен бушлай аттракционнар, төрле күңел ачу чаралары эшләде. Дини эчтәлекле китаплар, дисклар, мөселман атрибутикасы белән сату итүче нокталар байтак иде. Төрле яклардан килгән сәүдәгәрләр барча кунакларны чәй, кызган ит һәм башка татар ашлары белән сыйладылар.

Бәйрәм программасы киң һәм бай булды. Аны тантаналы ачуда Мәскәү имамы, Сафаҗай егете Илдар хәзрәт Аляутдинов, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Абдулбари хәзрәт Мөслимов, Сафаҗай авылы хакимияте башлыгы Фәрит Каюмов, мәктәп директоры Рамил Мусин, Түбән Новгород имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Хәсәнов катнаштылар. Соңлап кына булса да, сәхнәгә менеп сәламләү һәм тәбрик сүзе җиткергән Фин татарлары делегациясе бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да күтәрә төште. Илдар хәзрәт төрле яклардан килгән кунакларга, аларны бәйгегә әзерләргән мөгаллимнәргә олы рәхмәтләрен белдерде.

“Бер генә эшне дә ярдәмчеләрең булмаса башкарып булмый. Елдагыча, бәйрәмне әзерләүдә байтак кеше катнашты, һәрберсе үз эшен төгәл башкарды. Беренче чиратта авыл хакимиятенә олы рәхмәт. Икенчедән, мәктәп дирекциясенә, алар бәйрәм уздырырга спорт мәйданы бирде. Шулай ук безнең партнерларыбыз һәм ярдәмчеләребез – Мәскәүнең тарихи мәчете, ислам институты, Ринат хәзрәт Аляутдинов житәкчелегендәге imedrese дистанцион дини белем бирү порталы, өлкә мөселманнары диния нәзарәте, Сафаҗайның иҗтимагый советы, яшьләр хәрәкәте, авыл мәчетләре. Мәскәүдән килгән “Шейх Палас” рестораннар челтәре остасы һәр-кемне мөселманча әзерләнгән төшке аш белән сыйлар. Kazan Club Media видеостудиясе бәйрәм барышын төшерә барачак. Елдагыча, балалар өчен бушлай аттракционнар эшләр, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр әзерләдек. Гомумән, бәйрәмдә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмас бүген”, – дип сөйләде “Шәкертләр бәйрәме”нә нигез салучы һәм оештыручыларның берсе Илдар хәзрәт Аляутдинов.

Һәр яхшы эш, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлана. Бу юлы да Ринат хәзрәт Аляутдинов Коръән укып, бәйрәмне башлап җибәрде. Ходай Тәгаләнең рәхмәте белән көн дә бәйрәмгә хас килде, ул матур, кояшлы, җылы булды. Бәйгегә старт бирелде, ярышлар башланды.

Бәйгедә Петрякс, Сафаҗай, Шөбиле, Карга, Анды, Рбишча, Яндавишча, Мочали, Пашат, Суыксу авылларыннан, Татарстанның Буа шәһәреннән һәм Чувашиянең Тукай авылыннан килгән йөзләгән шәкерт катнашты.

Жюри составында, гәдәттәгечә, бер командага да кагылмаган, яктан килгән дин әһелләре утырды. Бу, оештыручылар билгеләвенчә, хәрәмләү булмасын, барысы да шәригатебез кушканча булсын, дип эшләнде.

Бәйрәмгә килгәндә, ул өч өлештән торды. Беренче номинациядә 7-12 яшьлек балалардан торган 12 команда катнашты.

Беренче сәламләү этабында һәр команда үзе белән таныштырды, девизын әйтте. Кайберләре мөселман культурасы кысаларында мөнәҗәтләр яисә шигырьләр башкарды, тормыштан берәр күренеш сәхнәләштерде. Билгеле, жюри тарафыннан һәр команданың тышкы кыяфәтенә – ислам культурасына туры килгән өс киемнәренә дә өстенлек бирелде.

Коръәнне белү һәм намаз уку этабында командаларның әлеге Изге китапның аерым сүрәләрен белүләре, аларны дөрес итеп башкарулары таләп ителде.

Фикхны (Культ поклонения) һәм Акыдны (Вероучение) белү этапларында командалар тәһарәт алу, намаз уку һәм башка дини темаларга багышланган викториналарда белемнәрен тикшерделәр.

Катнашучыларның биремнәре шоба (жребий) буенча, команда сәхнәгә чыккач кына билгеләнде, димәк, хәрәмләү булмады. Викторина сораулары команданың төрле катнашучысына туры килде.

Бу номинациядә беренче булып сәхнәгә “Свет ислама” дип исемләнгән Петрякс авылы командасы чыкты. Беренчеләргә һәрвакыт авыр була, билгеле, тик Петрякс шәкертләре үзләрен сәхнәдә иркен тотты. Калган командаларның да әзерлеге җитди иде. Тирә-якны яңгыратып һәр командадан берәр катнашучы азан әйтте, Коръән аятьләрен укыды. Нәтиҗәдә, беренче урынны 99 балл җыеп, викторина сорауларына төгәл иттереп җаваплар кайтарган Сафаҗай командасы яулады. Командадагы һәр балага да смартфоннар тапшырылды. Икенче урынны Карга авылыннан килгән “Ислам баганалары” командасы яулады. Сәламләү этабында алар үз-үзләрен исемләп таныштырдылар һәм һәрбересе үз исеменә дини аңлатма бирә барды. Бу команда шәкертләре электрон китаплар белән бүләкләнде. Өченче урынга лаек дип табылган Пашатның “Пашат кояшлары” командасы жесткий дисклар белән бүләкләнде. Шушы команда вәкиле Абдулкәрим Геюшов тамашачы симпатиясе бүләгенә ия булды, аңа кыйммәтле велосипед тапшырылды. Оештыручылар билгеләвенчә, призлы урынга бары тик бер балл җитешмәгән, милли костюмнан булган бердәнбер Анды командасы дүртенче урынны яулап, кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Бу команда шәкертләре imedrese дини порталында бушлай белем алачаклар. Башка командалар да бик тырышты. Бер генә катнашучы да истәлекле бүләксез калмады, ә гомуми алганда, һәр команда оештыручылар исеменнән принтерлар белән бүләкләнде.

Бераз аралашып, ял итеп, тамак туйдырып, намаз укыганнан соң, сәхнә тирәсе кабат халык белән тула башлады. Бәйгенең икенче өлеше – 13 яшьтән алып 16 яшькәчә булган яшүсмерләр арасында дини ярыш башланды. Биредә җиде команда: Рбишча, Сафаҗай, Мочали, Буа, Пашат, Суыксу һәм Петрякс яшүсмерләреннән торган командалар ярышты. Әлеге номинацияней кагыйдәләре бераз башкарак иде, викторина сораулары да, жюри таләпләре дә катлаулырак булды. Шуңа да карамастан, һәр команда үзен сәхнәдә иркен тотты, җавапларны да һәммәсе тулы һәм төгәл иттереп кайтарды. Дини темага өйгә эшне һәр команда бик тә тырышып әзерләгән иде. Кайберләре үз чыгышларында ата-аналарны, олыларны ихтирам итүнең кирәклеген, намаз укуның файдасын, гыйбрәт өчен фәләннең гайбәт сатуын, кеше тикшерүен сәхнәләштерергә тырыштылар, боларның тискәре һәм уңай якларына аңлатма бирделәр. Нәтиҗәдә, икенче номинациядә яхшыларның яхшысы итеп Петрякс командасы табылды, алар 114 балл җыеп һәм көндәшләренә мөмкинлек калдырмыйча җиңү яуладылар. Бу көнне алар өчен җан атарга килгән якыннары, авылдашлары, авыл хакимияте вәкилләренең дә көч биреп торулары мөһим булгандыр.

Тәнәфес вакытында яшь талантлар конкурсы оештырылды. Теләгән кеше сәхнәгә менеп азан әйтте, Коръән аятьләрен яттан сөйләде. Әлбәттә, аларның да һәркайсы истәлекле бүләкләргә ия булды.

Быел гына оештырылган “Иң яхшы вәгазь” номинациясендә һәр авылдан 13-17 яшендәге бер кеше катнаша алды. Жюри вәгазьнең эчтәлегенә һәм сөйләм техникасына карап нәтиҗә ясады. Петрякс, Мочали, Рбишча, Пашат, Буа, Анды, Суыксу, Сафаҗай, Яндавишча, Ту-кай авыллары вәкилләре арасында беренче урынга берсүзсез сафаҗайлы Ислам Османов лаек дип табылды, халык бердәмлелегенә басым ясаган вәгазе кемне дә битараф калдырмады. Икенче урынны рбишчалы Ләйсән Мөхетдинова, өченчене тукайлы Алмаз Шакиров алды. Зирәклек турында сөйләгән вәгазе белән андылы Исмаил Каюмов та бүләккә ия булды.

Башка еллардан аермалы буларак, быел программага милли көрәш, татар халык уеннары, футбол ярышлары да кертелгән иде.

Бу көнне бил алышырга келәмгә Пильна, Сергач, Кызыл Октябрь, Татарстан, Чувашия, Мәскәүдән килгән алты дистә егет чыкты. Биш үлчәү категориясендә көрәш бик кызу барды, хөкемдарлар тарафыннан хәрәмләү булмады.

35 килограммга кадәр авырлыкта беренче, икенче урыннарны Рбишча малайлары Ваиз Хакимов белән Азат Хамидуллин яуладылар. Ильяс Арифуллин (Сергач районы) бу үлчәмдә өченче булды. 45 кг. кадәр авырлыкта сафаҗайлыларга тиңнәр булмады, өч призлы урын да аларныкы иде. Беренчедә – Рафаэль Атауллин, икенчедә – Салават Насретдинов, өченчедә – Рушан Хайретдинов. 55 кг. хәтле үлчәмдә да сафаҗайлылар бирешмәде һәм беренче, икенче урыннарны Азым Алимов белән Ришат Сәбитов алдылар, өченчедә суыксулы Илназ Сәбитов булды. 65 кг. кадәр авырлыкта призлы урыннарны кабат хуҗалар яулады. Илдар Аюпов беренче, Рушан Вильданов икенче, күрше Петрякс авылыннан булган Илһам Закиров өченче булдылар. Абсолют батыр исеменә бу көнне сафаҗайлы Хадис Камалетдинов лаек булды. Икенче урында Сергей Андреев (Петрякс), өченчедә Дамир Юсипов (Кочко-Пожар) булдылар.

Чүлмәк вату, капчык киеп узышу, канат тарту, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчыклар белән сугышу һәм башка милли халык уеннарында катнашучы балаларның саны бихисап булса да, бер генә бала да оештыручылар тарафыннан бүләксез калмады.

Төштән соң футбол кырында Сафаҗай ветераннары командасына каршы мәктәп укучылары һәм Мәскәү яшьләре командасы ярышты. Ни генә итсәң дә, һәр эштә осталык һәм тәҗрибә таләп ителә. Ә бу сыйфатлар Сафаҗай ветераннарында күбрәк булды, шуңа да бу ярышта да алар энергияләре ташып торган яшь егетләргә бирешмәде һәм беренчелекне яулады. Икенче урында Мәскәү яшьләре, өченчедә мәктәп укучылары булды. Һәр команда грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

DSC_0030(2)Бәйрәмне оештыруда үз өлешен кертүчеләр дә онытылып калмады бу көнне, авылларда дини укулар алып барган мөгаллимнәрне, спонсорларны сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Кичке сәгать җиделәрдә, барча сафаҗайлыларны, тирә-як авыл халкын мәйданга җыеп, Мәскәүдән килгән Kazan World заманча музыка төркеме матур концерт бирде.  Тулаем алганда, мөселман шәкертләре бәйрәме матур, үзенчәлекле булды һәм зур оешканлык белән узды. Иртәдән алып кичкә кадәр яңгыраган дини вәгазьләр, тәмле ризыклар, күңелле аттракционнар, спорт ярышлары, матур концерт һәм башкалары авылны гөрләтте. Сәхнәгә чыккан ак яулыклы, озын итәкле күлмәк кигән кызлардан, түбәтәйле малайлардан, йөзләрендә иман нуры балкып торган яшүсмерләрдән чынбарлыкта күз алмаслык иде.  Балалар, яшьләр, өлкән яшьтәгеләр дә сокланып тамаша кылды, рәхәтләнеп ял итте. Бу көнне Сафаҗайда Ислам рухы тантана итте.Ә тамашачының бу хакта үз фикере.

Дамир хәзрәт КАЮМОВ, Карга авылы имамы:

– Шәкертләребезне шулай шат-ландырганнары өчен бәйгене оештыручыларга, аеруча Илдар һәм Ринат Аляутдиновларга зур рәхмәт. Әлһәмдү Лилләһ, авылларыбызда мәчетләребез гөрли, сабый балаларыбыз дини гыйлем ала, динебезне өйрәнә, кызыксына, әлбәттә, зур сөенеч бу. Ислам динен аңламыйча, шәригать буенча яшәмичә җәннәткә керү бик авыр булачак.

Быелгысы елны да минем шәкертләрем сынатмады, икенче урын яулады. Шәхсән миңа Сафаҗай, Пашат һәм Рбишча командаларының чыгышы ошады. Һәрбер авылның мөгаллимнәренә Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлек, хәерле һәм бәрәкәтле гомерләр насыйп әйләсен иде, озак еллар шушы дини юлда хезмәт итәргә язсын. Илебезгә, авылларыбызга, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәятен биреп, хәерле тормышлар насып әйләсен.

Ринат хәзрәт ЯКУПОВ, Анды шәкертләре мөгаллиме:

– Мин үзем Мәскәү өлкәсе Яхрома шәһәреннән. Чыгышым белән Анды авылыннан булганга күрә, инде ничә дистә еллар туган авылым мәчетендә тормыш иптәшем Гүзәлия белән дини укуларны алып барабыз. Шәкертләребез акыллы, тыйнак, Ходайга шөкер.

Әлбәттә, шушындый бәйгеләр оештыру, яшьләрне бергә җыю, миңа калса, югары әһәмияткә ия булган бик кирәкле эш. Һәм моның өчен бәйрәмне оештыручыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки алар әдәпле-тәртипле яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буынны мөселман рухында тәрбияләү өчен тырышалар. Ә бүген бу бик мөһим нәрсә.

Һәр команданың чыгышын югары рухлану белән күзәтеп утыручы алмайга игътибар бирми булдыралмадым. Ул да булса сафаҗайлы София АЛЛЯМОВА икән.

– Шактый яшь булуларына карамастан, шәкертләрнең шундый моңлы итеп азан әйтүләреннән күңелем тула, җаным дәртләнә, күз яшьләремне тыялмыйм. Үзем дә намаз карты, Ходайга шөкер, Мәскәүдән ялга кайткан оныгым Алсу да җәй буе дини укуларга йөреп бүгенге бәйгедә катнашты. Мин аның белән горурланам.
Авыл җирендә шушындый чаралар уздырылу бик кирәкле дип саныйм, чөнки дин кемне дә начарлыкка өйрәтми.
Татарстан республикасының Буа шәһәреннән килгән команда кызлары Ләйсән Зарипова, Зилә Садекова, Айзилә Ахмадуллова һәм Мөслимә Хәсәнованың да хис-тойгылары белән уртаклаштык.

– “Шәкертләр бәйрәме”ндә катнашуыбыз беренче тапкыр. Моңа кадәр бу якларга бер тапкыр килгән идек инде – Сафаҗай авылында узган “Яхшыларның яхшысы” бәйгесендә катнаштык. Шушындый чараларны оештыручыларга, аларда катнашырга безгә дә мөмкинлек бирүчеләргә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Конкурска килгәндә, анардан без әйтеп бетермәслек ләззәт алдык. Аны оештыру һәм алып бару югары дәрәҗәдә. Һәр команда бәйгегә бик җитди әзерләнгән, шуңа да балаларның белемле, динле булулары сөендерде. Ә аеруча Сафаҗай командасының чыгышы күңелебезгә килде, шуңадыр жюри аларга беренче урынны биргәч бик шатландык. Ходайның рәхмәте белән киләсе ел конкурсларында да катнашырга язсын, – диләр кызлар.

Шулай булсын иде.

Румия ХАМЗИНА

Туган як

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*