Самара өлкәсендә төрле районнарында яшәүче талантлы якташларыбызны берләштерүче чара быел махсус хәрби операциягә багышланган иде.
Фестивальне «Башкортлар корылтае» Самара җирендә яшәүче халыкларның туган телен һәм үзенчәлекле мәдәниятен, үзаңын саклап калу максатыннан өлкә Мәдәният министрлыгы, шәһәр администрациясе, Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән оештыра.
– Дистә елдан артык, ел саен шушындый матур чарага җыела алуыбыз өчен, иң элек, фестивальгә нигез салучы Зөлхиҗә ханым Шәрәфетдиновага зур рәхмәтләребезне җиткерәсем килә, – дип башлады сәламләү сүзен корылтай рәисе Камилә Сизякова. – Элек бу чара мәктәпләрдә, аннан соң шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортында уза иде. Катнашучылар саны елдан-ел арта барды. Ниһаять, без зур бер тату гаилә булып, Мәдәният йорты залын тутырырлык дәрәҗәгә җиттек, Аллага шөкер! Һәрвакытта да шулай яшик, дуслык җепләребез өзелмәсен! – дип чараны ачып җибәрде җитәкче.
Рәүдә Шәймарданова җитәкчелегендәге «Ләйсән» башкорт халык ансамбле, Большая Черниговка районының Таллы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Родные напевы» («Туган моңдар») башкорт халык үзешчән ансамбле һәм «Колокольчики» хореография коллективы, Ыргыз бистәсенең «Ыргыз нурлары» ансамбле, «Ак Булак» казах якшәмбе мәктәбе, «Заря» мәдәният йортында төпләнүче «Заман» фольклор балалар ансамбле, «Яктылык» мәктәбенең «Йолдыз» бию театры, “DAGDANCE_SCHOOL” Кавказ яшүсмерләр ансамбле һәм «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле солистлары Илнур Салихов һәм Искәндәр Әхмәтов фестиваль кунаклары өчен искиткеч матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, фойеда милли ризыклар күргәзмәсе һәм осталык дәресләре оештырылган иде. Теләгән һәркем башкорт, татар, казах, таҗик халык ашларын авыз итә һәм үзен кул эшләрендә сынап карый алды. Чарадан олысы-кечесе, яше-карты күтәренке күңел, яхшы кәеф белән таралышты.
Халыклар дуслыгын ныгытуга, яшьләрне тәрбияләүгә, мәдәни традицияләрне саклауга багышланган фестиваль буыннар арасындагы күпер булып, озак еллар өлкә халыкларын берләштереп торсын иде!
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы