tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының гомуми тиражы 9 меңнән 23 меңгә җиткән
«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының гомуми тиражы 9 меңнән 23 меңгә җиткән

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының гомуми тиражы 9 меңнән 23 меңгә җиткән

2021 елның беренче аена «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының гомуми тиражы егерме өч мең булган. «Салават күпере»нең гыйнвар саны 14 800 данә, «Сабантуй» журналының тиражы сигез мең экземпляр белән дөнья күргән. Бу хакта журналларның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Яңа ел шатлыклы хәбәр белән башланды — укучыларыбыз артты. Ун кешелек коллектив 23 мең бала өчен балалар журналлары чыгара. Балаларыбыз татарча журналларны кече яшьтән үк укыса, алар үз балаларын да өйрәтер һәм горурлыгыбыз булыр, дип ышанабыз», — диде ул.

Зилә Хөснетдинова әйтүенчә, «Салават күпере» журналы 1990 еллар башында 17-20 мең тираж белән чыккан булган. «Салават күпере»ндә унбер ел эшлим, мондый югары тиражга беренче тапкыр ирешә алдык. Иң күп тираж — 12 мең иде. Төрле еллар булды. Шулай да, алты мең данә тираждан да ким төшмәдек. Узган ел гомуми тираж тугыз мең иде», — дип шәрехләде ул.

Баш мөхәррир 23 мең тиражга чыгуны уртак уңыш дип саный. Аның фикеренчә, коллективта бер-берсен аңлый, уртак фикер йөртә һәм бер идея белән янып яши торган кешеләр җыелган. «Максатыбыз — ел ахырына 20-25 мең тиражга җитү», — диде Зилә Хөснетдинова. Татмедиа АҖның генераль директоры Шамил Садыйков: «Татар журналларының киләчәге бар һәм ул өметле», — диде.

«Журналның һәр бите күңел җылысы белән эшләнелә. Без балаларның мәнфәгатьләрен, ихтыяҗын кайгыртабыз, ә хәзерге замана таләпләре зур. „Салават күпере“ уенчык формасында эшләнелүен беләсез. Яңа елга бүләккә комплектлап та сорап алдылар. Балалар өчен кызыклы видеолар, җанлана торган рәсемнәр дә барлыкка килде. Баланы бай һәм кызыклы эчтәлек, яңа алымнар аша шаккатырырга тырышабыз», — диде мөхәррир.

Редакция быел онлайн очрашулар, Zoom дәресләр аша элемтә булдыра алган. «Сабантуй» журналында да үзгәрешләр көтелә: журналның һәр санында бер милләтне яктыртачакбыз. Гыйнвар санында руслар турында кызыклы мәгълүматлар булса, февраль саны татар халкына багышланачак. Укучыларыбыз аларның гореф-гадәтләре, мәдәниятләре белән танышачак», — диде Зилә Хөснетдинова.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*