tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы старт ала
Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы старт ала

Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы старт ала

11 гыйнвардан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен 24 фән буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы старт ала.

Һәрбер фәннән ярышлар Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә бер үк вакытта бердәм биремнәр буенча узачак,  Анда муниципаль этапта кирәкле күләмдә баллар җыйган, шулай ук 2019-2020 уку елының төбәк этабында җиңүче һәм призёр булган  9-11 нче сыйныф укучылары катнашачак.

11-14 гыйнварда француз теле буенча олимпиада узачак. Аннан соң финалда урын яулау өчен рус теле һәм әдәбиятын яхшы белүчеләр көрәшәчәк. Төбәк этабын 26 февральдә итальян, испан һәм кытай телләре буенча ярышларда катнашучылар ябачак.

Төбәк этабы белән бер үк вакытта республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары да үткәреләчәк. Анда 15 фәннән оештырылачак ярышларга Татарстан Республикасының 4-11 сыйныф укучылары чакырылган.

Бу мероприятиеләр кысасында түбәндәге чаралар узачак:

– онлайн режимда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада (17 февраль);

– мәктәп укучыларының А.М.Терентьев исемендәге XXVII Идел буе фәнни экология конференциясе (23-26 февраль);

– авыл муниципаль районнары арасында «Физика» (11-13 гыйнвар), «Химия» (13-15 гыйнвар), «Инглиз  теле» (15-18 гыйнвар), «Математика» (18-20 гыйнвар) фәннәреннән “Олимпка юл” олимпиадасы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, олимпиадалар COVID-19 таралу куркынычын булдырмау шартларында Роспотребнадзор тәкъдимнәрен үтәп оештырылачак. Бу – мәҗбүри термометрия, кулларны антисептиклар белән эшкәртү, катнашучыларны, социаль дистанцияне саклап, зигзаг сыман утырту.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның дипломнары Россия Федерациясенең югары уку йортларына кергәндә җитди ташламалар – теләсә кайсы профильле вузга кабул итү сынауларыннан башка укырга керү хокукы бирә.

Әгәр мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасында җиңүче яки призер профильле булмаган юнәлеш буенча белем бирү программасын сайласа, вуз карары нигезендә, тиешле фән буенча аңа бердәм дәүләт имтиханы өчен иң югары нәтиҗә куела. Әлеге ташлама дүрт ел дәвамында саклана.

Йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерларның күбесе халыкара олимпиадаларда катнашу өчен Россия Федерациясе җыелма командалары составына кертелә.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының төбәк этабында һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабында катнашучыларның барысына да уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*