«Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» дигән китап тәкьдим итә.
«Әлеге басма 3-8 яшьлек балаларның өстәл китабына әйләнәчәк. Аның ярдәмендә бала әлифбаны тизрәк өйрәнер, язу күнекмәләрен камилләштерер, хәрефләр турында кызыклы шигырьләр укыр, хикмәтле сүзләрне исендә калдырыр, ябыштыргычлар ярдәмендә мавыктыргыч биремнәр үтәр, махсус QR-кодлар аша үтеп, каналда „Күңелле әлифба“ тапшыруын карап, белемнәрен ныгытыр», — дип хәбәр итәләр журналның матбугат хезмәтеннән.
«Күңелле әлифба» китабын түбәндәге сылтамалар аша интернет кибетләрдән дә алырга мөмкин — Казань-Экспресс, Яндекс Маркет, OZON, Wildberries, ТАТМЕДИА-шоп.
Заказларны шулай ук Инстаграмдагы salavatkupere_kitap аккаунты аша бирергә мөмкин. Күпләп алучыларга ташлама каралган.