tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» дигән китап тәкъдим итә
«Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» дигән китап тәкъдим итә

«Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» дигән китап тәкъдим итә

«Салават күпере» журналы «Күңелле әлифба» дигән китап тәкьдим итә.

«Әлеге басма 3-8 яшьлек балаларның өстәл китабына әйләнәчәк. Аның ярдәмендә бала әлифбаны тизрәк өйрәнер, язу күнекмәләрен камилләштерер, хәрефләр турында кызыклы шигырьләр укыр, хикмәтле сүзләрне исендә калдырыр, ябыштыргычлар ярдәмендә мавыктыргыч биремнәр үтәр, махсус QR-кодлар аша үтеп, каналда „Күңелле әлифба“ тапшыруын карап, белемнәрен ныгытыр», — дип хәбәр итәләр журналның матбугат хезмәтеннән.

«Күңелле әлифба» китабын түбәндәге сылтамалар аша интернет кибетләрдән дә алырга мөмкин — Казань-Экспресс, Яндекс Маркет, OZON, Wildberries, ТАТМЕДИА-шоп.

Заказларны шулай ук Инстаграмдагы salavatkupere_kitap аккаунты аша бирергә мөмкин. Күпләп алучыларга ташлама каралган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*