tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә “Каз өмәсе” фестиваленә әзерлек хакында сөйләштеләр
Мөслимдә “Каз өмәсе” фестиваленә әзерлек хакында сөйләштеләр

Мөслимдә “Каз өмәсе” фестиваленә әзерлек хакында сөйләштеләр

13-14 нче ноябрь көннәрендә Мөслим районында  I Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узачак. Хәзер әлеге чарага әзерлек эшләре бара. Бүген Мөслимдә өмәне уздыру мәсьәләләре хакында утырыш узды.

Чарада “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, шулай ук  барлык авыл Советы рәисләре катнаша.

Утырышта фестивальнең программасы хакында фикер алыштылар. “Каз өмәсе”ндә халкыбызның матур йолаларын күрсәтү күздә тотыла. Ул җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барачак. Бәйрәмгә килгән кунаклар да каз йолку өмәсендә катнаша ала, ди оештыручылар.

Утырыштан соң, анда катнашучылар өмә узачак авылда булды. Чаралар оештырылачак мәйданнар белән таныштылар. Казлар чалыначак цехка да бардылар. Өмәгә килгән халыкка каз каклау, кышка туңдырып саклау һ.б. алымнарны да күрсәтәчәкләр. Икенче көнне Сабан туе мәйданында сату-ярминкә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*