tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин тормышы турында анимацион видеоролик
Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин тормышы турында анимацион видеоролик

Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин тормышы турында анимацион видеоролик

«Абау» студиясе халыкара мәдәният көне уңаеннан  Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин тормыш сәхифәләреннән анимацион видеоролик тәкъдим итә.

«2022 елда мәшһүр шәхесләр турында шундый 10 видео чыгару планлаштырыла. Видеолар өч телдә – татарча, русча һәм инглиз телендә эшләнә», – ди ТР Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Видеороликлар ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә дөнья күрә.

Татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре тормышыннан булган әлеге серияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге үз аккаунтында тәкъдим иткән иде. Аның беренче видеосы Илһам Шакировка багышланды.

«Иҗади тандем: Сәйдәшев, Тинчурин» видеоролигы Рабит Батулланың «Тузга язмаган хәлләр» китабына нигезләнгән. Режиссер – Дамир Аллямов. Сценарий – Искәндәр Вахитов, Дамир Аллямов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*