tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татарлар яшәгән Россия төбәкләренә гастрольләргә чыга
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татарлар яшәгән Россия төбәкләренә гастрольләргә чыга

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татарлар яшәгән Россия төбәкләренә гастрольләргә чыга

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Хәзинә» концерт программасы белән татарлар күпләп яшәгән Россия шәһәрләре буенча гастрольләргә чыга. Концертлар 19 – 24 нче апрель көннәренә билгеләнгән.

«Программага ансамбльнең алтын фондын тәшкил иткән татар мәдәнияте шедеврлары – тирән фольклор тамырлы әсәрләр кергән. Алар арасында «Ай, былбылым», «Сибелә чәчәк», «Арча» кебек халык җырлары бар, дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Республиканың танылган коллективы гастроль турын Пермь шәһәреннән башлап җибәрә. Пермь халык иҗат йортында 19 апрельдә чыгыш ясаячак. 20 нчы  апрельдә – Бардада, 21 нче апрельдә Кунгурда концерт билгеләнгән. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Ансамбль 22 – 23 нче апрель көннәрендә Свердловск өлкәсенең Әҗегол һәм Әрәкәй авылларында чыгыш ясаячак.

Гастрольләр Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә төгәлләнә. 24 апрельдә «Электрон» мәдәният йортында коллективның концертлары була. Башлана – 17.00 сәгатьтә.

Гастрольләр федераль программага кертелгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*