27 мартта көндезге сәгать өчтә «Таң» мәдәният сараенда өлкә милләтара «Нәүрүз-2021» бәйрәме узачак.
Самара һәм Самара өлкәсенең милли-мәдәни оешмалары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, этник иҗат коллективлары катнашачак.
Бәйрәмне Самара өлкәсендәге «Бөтенроссия үзбәк конгрессы» һәм «Хумо» үзбәк милли-мәдәни автономиясе «Халыклар дуслыгы йорты» һәм шәһәр хакимияте ярдәмендә оештыра.
Бәйрәм программасында шулай ук тематик күргәзмә дә каралган, ул 14:00 сәгатьтә эшли башлаячак.
Бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар мәдәниятне һәм милләтара гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә, бәйрәм тарихы турында хәбәрдарлыкны арттыруга, төбәктә дуслык һәм милләтара татулыкны ныгытуга, халыклар берләшүенә юнәлтелгән.