Самарадагы “Ак калфак” оешмасы милли аш-су темасына иң яхшы видеороликка бәйге игълан итте. Бу турыда http://tatar-duslyk.ru/ сайты яза.
“Ак калфак”лылар җиңүчегә кыйммәтле бүләк тә вәгъдә итә. Ролик 3-5 минутлык булуы шарт. Анда теге яки бу ризыкның пешерү тәртибе аңлатылып бирелергә тиеш.