tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара татарлары югалган авылларны барлый
Самара татарлары югалган авылларны барлый

Самара татарлары югалган авылларны барлый

16 февральдә Камышлы район китапханәсендә Самара татарлары тарихын өйрәнүче Шамил Хәйдәр улы Галимов җитәкчелегендә басылып чыккан “Татарские села Самарского края. Исторические очерки” дип аталган китапны тәкъдим итү чарасы уздырылды.

– Бүген сезгә тәкъдим ителәчәк китап Самара өлкә мили-мәдәни автономиясенең халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын кайтару һәм пропагандалау эшенең бер өлеше. Үткән елларда без егермедән артык китап, төрле истәлекле вакыйгаларга багышланган китапчыклар бастырдык, унга якын истәлекле такта урнаштырдык (шуларның берсе – сезнең районда Иске Ярмәк авылында атаклы гармун ясаучы Гали Гәрәев яшәгән йортка куелды), дүрт һәйкәл ачтык, өч фәнни конференция оештырдык. Бу проектлар Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Самара өлкә хөкүмәте биргән грант акчаларына эшләнә, җитмәгәнен хөр-мәтле иганәчеләребез – спонсорлар каплый. Шуларның берсе – шушы залда утыручы өлкә татар автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы Горланов, – дип башлады чараны Шамил Галимов.

Укучыларга тәкъдим ителгән яңа китап – авторның Самара крае тарихы буенча эзләнүләренең чираттагы җимеше. Ул Шентала районының Денис авылы турындагы очерк белән ачыла. Шулай ук авторлар Алмалы, Мәзгут, Йолдыз, Золотая Гора кебек өлкәбезнең юкка чыккан авыллары тарихын да барлаган.

– Әлеге китапка материал туплауда Габдулла ага Галләмов, бүгенге көндә Самарада яшәүче хәрби врач Рәфгать ага Рә-фәгыйтдинов, Рәис Бәдретдинов, Нурания Абзалова, Сәмәрия Гатауллина, Мәдинә Сәйфетдинова, Нәфигулла Әһлиуллиннарның язмалары керде. Моннан тыш, оештыру һәм материалларны туплау эшенә Раилә Сафина, Әминә Ибәтуллина, Әнәс Мингалиев, Минәхмәт Хәлиулловлар зур өлеш керттеләр. Мин аларның барысына да рәхмәтләремне җиткерәм, – диде автор.

Китапны тәкъдим итү чарасына авыл җирлекләре башлыклары, китап язуда булышучылар, юкка чыккан авылларда яшәгән кырыклап кеше килгән иде. Йолдыз авылында туып үскән атаклы шагыйрь Рөстәм Мингалимның шигырен мәктәп укучысы Нияз Минһаҗев укыганда, шул авылда туып үскән кешеләренең күзләрендә яшь тамчылары күренде. Авыллар турында сөйләгәндә дә хисләрен тыярга авыр булды. Һәрчак оптимист булган Зәкия апа Башарова башкаруындагы җыр гына күңелләрне күтәреп җибәрде.

Киләчәктә, башка шундый авыллар да онытылмасын өчен, тарихчылар югалган авыллар буенча материаллар җыюын дәвам итәчәкләр.

Чарага килүчеләргә Камышлы районы турында басылып чыккан башка китаплар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Илүсә Гайнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*