Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Новокузнецк шәһәрендә Туган тел көненә багышланган чара узды
Новокузнецк шәһәрендә Туган тел көненә багышланган чара узды

Новокузнецк шәһәрендә Туган тел көненә багышланган чара узды

18 февральдә “Параскева Пятница” үзәгендә,  Туган тел көненә багышланган “Мәдәниятләр диалогы” дип аталган иҗади милләтара очрашу оештырылган иде. Чара җылы атмосферасында узды, анда шәһәрдәге милли мәдәни үзәк вәкилләре катнашты. Татар автономиясен ( Новокузнецк шәһәре, Кузбасс)  «НУР» коллективы тәкьдим итте (җитәкчесе Гайнетдинова Гөлсинә).

Кунакларны татар халкының танылган  камыр ризыгы  гөбәдия һәм туган як кырларыннан җыйган, чын чәчәк балы белән сыйладык. Әле алай гына да түгел, саф татар телендә Гөлсинә Абдуллина башкаруында «Үтте дә китте яшлегем» дигән җырны тыңлаттык. Бу кичәдән барыбыз да бик канәгәть булып калдык.

Гөлсинә Гайнетдинова
Новокузнецк

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*