tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда композитор Ганс Сәйфуллинны искә алдылар
Баулыда композитор Ганс Сәйфуллинны искә алдылар

Баулыда композитор Ганс Сәйфуллинны искә алдылар

Баулыда танылган композитор, Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының легендар шәхесе Ганс Сәйфуллинны искә алу кичәсе узды. Исән булса, 26 февраль көнне аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Баулы төбәгендә туып-үскән Ганс Сәйфуллин үзенең иҗади эшчәнлеге дәверендә 400 артык әсәр иҗат итә. Нигездә – җырлар һәм инструменталь пьесалар. Кичә барышында Ганс абыйның берсеннән-берсе матур җырлары яңгырады.

Искә алу кичәсендә Ганс Сәйфуллинның улы, Татарстанның атказанган артисты, инструменталист, укытучы Альберт Сәйфуллин да катнашты. Истәлек итеп, ул Баулы мәдәният бүлегенә әтисенең ак баянын һәм портретын бүләк итте.

Кичә ахырында яңгыраган “Эх, Баулы таулары” җырын тамашачы басып тыңлады.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*