tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Риза Фәхреддин варислары телебез сагында
Риза Фәхреддин варислары телебез сагында

Риза Фәхреддин варислары телебез сагында

21 февраль дөнья күләмендә Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Җир шарында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен, үзенчәлеген саклау максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм көне Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче 1 нче гимназиядә дә елның-елында тантаналы төстә үтә.

Быел бу бәйрәмне тагын да колачлырак үткәрергә булдык. Чөнки елы ук – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бит. Әйтик, «Язучылар дәрес бирә» циклыннан язучылар, шагыйрьләр белән җанлы әңгәмәләр оештыру, туган телебезнең җәүһәрләрен барлауга корылган квестлар, башваткычлар уздыру, «Әбием сандыгы» чарасы аша гореф-гадәт, йолаларны барлау ел саен үзгә төсмерләр ала, балаларда милли үзаң тәрбияләүдә гаять зур роль уйный.

Шушы көннәрдә гимназиябездә Туган тел көненә багышланган күркәм чаралар уздырылды. Чараларның һәммәсе дә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларының телебезгә булган ихтирамын тагын да арттыруга юнәлдерелде. Татар мохитендә белем алу һәм тәрбияләнүгә карамастан, бүгенге яшь буынга җәмгыятьтә барган үзгәрешләр тәэсир итми калмый. Гаилә һәм мәктәпнең төп бурычы – телебезгә булган игътибарны арттыру, башка телләр арасында дәрәҗәсен күтәрү һәм саклап калу. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы белән башланып киткән  чаралар Р.Фәхреддин исемендәге педагогик укулар, патриот шагыйрьләребез М.Җәлил, Ф.Кәримнең иҗатларын искә алу кичәләре белән дәвам итте. Туган тел көненә багышланган «Халкым теле – хак телем син…» исемле чара, «Мин яратам сине, туган телем» видеоролигын әзерләү, сәнгатьле сөйләм конкурсы – барысы да яшь буында милли үзаң, туган телгә, халкыбызга хөрмәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.  Аларның һәммәсе балаларда телебезгә булган мөнәсәбәтне яхшы якка үзгәртүдә тамчы гына булса да, нәтиҗәсе, һичшиксез, булыр дигән өметтә калабыз.

Рания Гыйниятуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*