Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе иҗтимагый оешмалары белән берлектә агымдагы елның 12-13 ноябрь көннәрендә “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” исеме астында үтүче күчмә утырыш оештыра. Әлеге чарада Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан 100 вәкил катнашуы көтелә.
Программаның беренче көнендә хатын-кызлар Похвистнево районының Гали авылында балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчете, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгы белән танышачаклар. 13 ноябрь көнне Самара шәһәренең “Яктылык” мәктәбендә утырышның секцияләре һәм “Заря” мәдәният йортында пленар утырышы узачак. Шулай ук бу көнне хатын-кызлар “Мәүлед Ән-Нәби” бәйрәмендә дә катнашачаклар.