tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узачак
Самарада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узачак

Самарада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада узачак

24 ноябрьдә Самара шәһәр округы белем бирү учреждениесе укучылары арасында мәктәптә татар телен укымаучылар өчен татар теле, әдәбият һәм инглиз теленнән олимпиада узачак.

Олимпиада туган тел һәм әдәбиятны өйрәнүгә карата кызыксыну уяту, укучыларны традицион халык мәдәнияте белән таныштыру, аларны этнография һәм туган якны өйрәнү эшенә җәлеп итү, сәләтле балаларны ачыклау һәм сайлап алу максатыннан үткәрелә.

Чарада катнашучыларның барысына да «Самара өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе һәм әгъзалары исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Олимпиада Самараның «Яктылык» мәктәбендә (А.Матросов урамы, 11А)

Посмотреть на карте Самары


10:00 сәгатьтә башлана.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*