tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кызы Земфира Садриева Италиядә халыкара бәйгедә Гран-при алды
Казан кызы Земфира Садриева Италиядә халыкара бәйгедә Гран-при алды

Казан кызы Земфира Садриева Италиядә халыкара бәйгедә Гран-при алды

Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Земфира Садриева Италиядә үткән «Super Voice» халыкара вокаль конкурсының Гран-при иясе булган. Бу хакта аның укытучысы Римма Шәйхелова хәбәр итә.

Земфира Садриеваның җиңүе өчен аның Илһам Шакиров репертуарындагы «Син сазыңны уйнадың» җырын башкаруы тәэсир иткәндер дип фаразлый Римма Шәйхелова.

«Земфира профи төркемендә катнашты. «Син сазынны уйнадың» җырының мелодик линиясен үзгәртеп башкардык. Шулай ук, «Blues in the night» джаз стандартын һәм «I’m going down» популяр эстрада җырын әзерләгән идек», – ди ул.

Римма Шәйхелова конкурска 29нче балалар музыка мәктәбе укучыларын да алып барган. Джаз башкарган Элина Чинкина һәм эстрада вокалы белән чыгыш ясаган Элина Нигъмәтҗанова I дәрәҗәдәге лауреат булган, Валерия Малышева, Дарья Шишикина, Алия Закирова – II, III дәрәҗәдәге лауреатлар.

«Без Сан-Мариноның борынгы театр бинасынада чыгыш ясау бәхетенә ирештек. Безне Festival & Contest мәдәният ассоциациясе президенты Кристиан Карточети үзе тәбрикләде, Испаниядә узачак фестивальгә чакырды. Конкурста көчле җырчылар катнашты. Итальяннар җырлавын тыңлап таң калдык», – дип сөйли Римма Шәйхелова.

  • Римма Шәйхелова – татарча джаз проекты авторы. Казан дәүләт мәдәният институтында, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә эстрада-джаз вокалы һәм импровизация педагогы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*