tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Идел” татар һәм башкорт җыры фестивале үтәчәк
Уфада “Идел” татар һәм башкорт җыры фестивале үтәчәк

Уфада “Идел” татар һәм башкорт җыры фестивале үтәчәк

15-16 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында татар һәм башкорт җырларын һөнәри башкаручылар арасында чираттагы Халыкара фестиваль-конкурс үтәчәк.

Һәрвакыттагыча, конкурста Башкортстанның, Татарстанның, Мәскәүнең һәм башка төбәкләрнең югары уку йортларындагы вокал бүлеге студентлары һәм аларны тәмамлаучылар катнаша.

“Идел” фестивале лауреаты булыр өчен төрле номинацияләрдә “көрәшергә” кирәк булачак: “Башкорт халык җыры”, “Татар халык җыры”, “Автор-башкаручы”, “Татар эстрада җыры”, “Башкорт эстрада җыры”, “Академик җыр”, “Балалар номинациясе” һәм башкалар.

Быел Кытайдан һәм Кырымнан да катнашучылар көтелә. Беренче көнне конкурс үтәчәк, икенче көнгә жюри әгъзалары һәм мәртәбәле кунаклар катнашлыгында гала-концерт планлаштырылган.

Концерт программасында Идрис Газиев, Мөнир Якупов, Флүрә Килдиярова, Наилә Фатехова, Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиева һәм башкалар бар. Проект 2011 елдан башлап үткәрелә.

Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Рәсәйнең Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үтәчәк. Төрле елларда бүген инде билгеле артистлар “Идел” лауреатлары булды: алар – Радик Юлъякшин, Ришат Төхвәтуллин, Зилә Бәхтиева, Лилиана Газизова, Айгиз Ханов һәм башкалар.

Ләйсән Якупова

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*