tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендә Татар мәдәнияте көне гөрләде
Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендә Татар мәдәнияте көне гөрләде

Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендә Татар мәдәнияте көне гөрләде

3 ноябрь көнне Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендә Татар мәдәнияте көне һәм шулай ук “Нур” Татар җәмгыятенә 15 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм концерты гөрләп узды.

Юбилярларны котларга килгән кунаклар арасында Литва Республикасы Клайпеда шәһәренең вице-мэры Арвидас Цесулюс, Клайпеда шәһәренең мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Буткявичене, Россия Федерациясенең Клайпеда шәһәрендәге генераль консулы Александр Грачев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү комитетының әйдәп баручы референты Рамилә Шәйхиева, Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Светлана Лаптева иде.

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева һәм Марина Карпова, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыбуллин, Әлмәт халык бию ансамбле “Мириданс” (җитәкчесе Илнур Аглиуллин), Клайпеда шәһәренең “Нур” Татар җәмгыяте базасындагы “Ләйсән” ансамбле, “Нур” Татар җәмгыятенең якшәмбе мәктәбе “Әпипә” балалар бию ансамбле һәм башка “Нур” Татар җәмгыяте әгъзалары катнашты.

Бәйрәмнең гөрләп узуы – Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, “Европа татарлары альянсы” халыкара рәисе Флюр Шәриповның һәм Клайпеда шәһәренең “Нур” Татар җәмгыяте рәисе Җәмилә Агапованың зур тырышлыклары нәтиҗәсе.

Юбилей уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр” өчен медале белән Рыбакова Сания, Хаҗиева Алифә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән: Астракова Фатыйма, Горохова Зилә, Йосыпов Руслан, Йосыпова Тәскирә, Каупене Фәнүзә, Мөрсәлимова Лилия, Опанасенко Райлә, Сәйфуллина Фәридә, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән: Завальникова Земфира, Мөбаракшин Равил – Клайпеда шәһәренең “Нур” Татар җәмгыяте әгъзалары бүләкләнде.

Ахырдан бөтен катнашучылар һәм килгән кунаклар татар халкының йөзек кашы булып саналган “Туган тел”ен башкарды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*