Самарада махсус хәрби операциядә катнашучы татар егетләре һәм аларның гаиләләре белән очрашу узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.
Данис Шакиров очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Кыюлык, ныклык, Ватанга мәхәббәт – болар чын, намуслы кешеләргә хас сыйфатлар. Барлык авырлыкларга карамастан, үз теләкләре белән һәм өлешчә мобилизацияләү барышында фронтка киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр.
Әлеге чараның төп оештыручысы – Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы. Шулай ук оешма шашки буенча чемпионат һәм көрәш турниры оештырды.