tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика ифтары федераль статус ала
Республика ифтары федераль статус ала

Республика ифтары федераль статус ала

2024 елдан Республика ифтары «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме канаты астына күчә. Шул рәвешле, вакыйга федераль статус ала, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

12нче Республика ифтары 29 мартта була һәм Татарстанда Изге Рамазан аеның икенче декадасын төгәлли. Ул Россиянең ислам дөньясы илләре белән халыкара элемтәләрен ныгыту буенча бурычларны исәпкә алып оештырылачак. Шунлыктан чарада югары вазифа биләүче чит ил кунаклары катнашыр дип көтелә.

Ифтар вакыты җиткәнче Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елын исәпкә алып, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә игълан ителгән Гаилә елы һәм хәләл яшәү рәвеше кысаларында оештырылган бай мәдәни программа оештырыла. Әйтик, катнашучылар алдында дөньякүләмендә билгеле коръәнхафизлар һәм нәшид башкаручылар чыгыш ясаячак.

Республика ифтары «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, анда 12 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Искәртеп узабыз, элегрәк чараны 24 мартта үткәрергә ниятләгәннәр иде, әмма бераздан аны биш көнгә соңрак оештырырга карар кылдылар.

«Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*