Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылына килде. Биредә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Барда муниципаль районының Барда авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бюстын ачу тантанасы 2013 елның 28 июнендә, IV Бөтенроссия авыл Сабан туе көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында узды. Соңрак биредә бөек татар шагыйрен йөртүче сквер да барлыкка килде, ул Былтыр һәм Шүрәле скульптуралары белән баетылган. Ә 2016 елның октябрендә, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, биредә «Су анасы» композициясен ачу тантанасы булды. Габдулла Тукайның язмышы Барда белән тыгыз бәйләнгән, чөнки аның бабасы Зиннәтулла Әмиров нәкъ менә биредә туган һәм үскән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*