tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XIV Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды
XIV Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды

XIV Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь краеның Барда авылында.

Биредә ул Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабантуен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Чараны Перьм крае губернаторы Дмитрий Махонин алып барды.

Утырышта шулай ук Пермь крае губернаторы Администрациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Смертин, Барда муниципаль районы башлыгы Хәлил Алапанов, һәм башкалар катнашты.

XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе 14-15 июнь көннәрендә узачак. Баш батырга Татарстан Рәисе бүләге – автомобиль. 2025 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе эстафетасын Киров өлкәсенең Малмыж районы кабул итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*