Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Самарада МХОда катнашучы татар егетләре һәм аларның гаиләләре белән очрашу узды
Самарада МХОда катнашучы татар егетләре һәм аларның гаиләләре белән очрашу узды

Самарада МХОда катнашучы татар егетләре һәм аларның гаиләләре белән очрашу узды

Самарада махсус хәрби операциядә катнашучы татар егетләре һәм аларның гаиләләре белән очрашу узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Данис Шакиров очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Кыюлык, нык­лык, Ватанга мәхәббәт – болар чын, намуслы кешеләргә хас сыйфатлар. Барлык авырлыкларга карамастан, үз теләкләре белән һәм өлешчә мобилизацияләү барышында фронтка киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр.

Әлеге чараның төп оештыручысы – Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы. Шулай ук оешма шашки буенча чемпионат һәм көрәш турниры оештырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*