18 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Самараның “Заря” мәдәният сараенда халкыбызның Сөмбелә бәйрәме уздырылачак.
Чарада өлкәбезнең татар авылларыннан килгән игенчеләр, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре зурланачак. Милли бәйрәмебезне быел да милли-мәдәни оешмалар ярдәмендә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.
Бәйрәм концертында Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме, танылган “Идел” ансамбле артистлары (җитәкчесе Мидхәт Әминов), өлкәбезнең татар авылларының үзешчәннәре катнашачак.
Сөмбеләгә рәхим итегез, милләттәшләребез! Керү ирекле!
Оештыру комитеты,
Материал «Бердәмлек» газетасыннан алынды