Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Костромада Татар мәдәнияте көннәре үтте
Костромада Татар мәдәнияте көннәре үтте

Костромада Татар мәдәнияте көннәре үтте

11-12 ноябрьдә Кострома шәһәрендә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре үтте.

11 ноябрь көнне өлкәнең Халык иҗаты йортында Татарстанда төшерелгән документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтелде. Тамашачылар “Бибинур”, “Югалту”, “Айсылу” кинотасмаларын карадылар, Шулай ук ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров очрашу да матур үтте.

Кич белән Кострома дәүләт филармониясендә Казанның «Импровиз-Рояль» фортепиано ансамбле концерты узды.

12 ноябрь көнне Кострома дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы (Романовский музей) бинасында Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларыннан “Татар милли мәдәнияте күптөрлелеге” күргәзмәсе эшли башлады. Бу чарага Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников та килгән иде.

Якшәмбе кич “Губернский” концерт-күргәзмәләр үзәгендә Татарстан сәнгать осталары концерты гөрләде. Фойеда республиканың халык декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм “Татарстан бүгенге көндә” дигән фотокүргәзмә эшләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*