tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томскта Татар мәдәнияте көннәре үзачак
Томскта Татар мәдәнияте көннәре үзачак

Томскта Татар мәдәнияте көннәре үзачак

Бу атнада – 16 ноябрьдә Томск каласында Татар мәдәнияте көннәре башланып китә. Алар 26 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Беренче булып, Татар мәдәнияте үзәгендә “Татар мәдәнияте: үткәне һәм киләчәге” исеме астында күргәзмә эшли башлаячак. Шул ук көнне кич белән Татарстан галимнәре әзерләп чыгарган “Милли-мәдәни мирас: Томск татарлары” китабы тәкъдим ителәчәк.

Алдан хәбәр иткән Кариев театрының Себер гастрольләре дә Томсктагы бу мәдәни чаралар кысаларына керәчәк. Кисловка бистәсенең Мәдәният йортында нәни тамашачыларга 20 ноябрьдә “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан) тәкъдим ителәчәк. Кич белән Халык иҗаты сарае сәхнәсендә  Р.Сәгъдинең “Гашыйклар утравы” әсәре буенча спектакль күрсәтеләчәк.

22 ноябрьдә – Томскның Татар мәдәнияте үзәгендә “Төньяк ислам, яки, җир читендәге ислам” стенды тәкъдим ителәчәк.

24 ноябрьдә – Татар мәдәнияте үзәге Әниләр көненә багышланган кичә үткәрә.

26 ноябрьдә Томск политехник университетының Халыкара мәдәни үзәгендә Вил Усмановның зур концерты үзачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*