tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада “Сөмбелә” бәйрәме узачак
Самарада “Сөмбелә” бәйрәме узачак

Самарада “Сөмбелә” бәйрәме узачак

18 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Самараның “Заря” мәдәният сараенда халкыбызның Сөмбелә бәйрәме уздырылачак.

Чарада өлкәбезнең татар авылларыннан килгән игенчеләр, алдынгы авыл хуҗалыгы хез­мәткәрләре зурланачак. Милли бәйрәмебезне быел да милли-мәдәни оешмалар ярдәмендә Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Бәйрәм концертында Са­ма­раның “Яктылык” татар мәк­тә­бенең “Йолдыз” бию төр­кеме, танылган “Идел” ансамбле артистлары (җитәкчесе Мидхәт Әми­нов), өлкәбезнең татар авылларының үзешчәннәре катнашачак.

Сөмбеләгә рәхим итегез, милләттәшләребез! Керү ирекле!

Оештыру комитеты,

Материал «Бердәмлек» газетасыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*