12 июньдә Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркында өлкә Сабан туе уздырыла. Чараның төп оештыручысы – региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы.
Быелгы Сабан туе Самара өлкәсенең 170 еллыгына, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышланганлыктан, бәйрәмнең кереш өлеше шушы җирләрдә яшәгән татарлар тарихына багышланачак, дип хәбәр итәләр сценарий язучы якташларыбыз Вәсимә Фәрдиева һәм Әлфия Сөләйманова. Бу күләмле тамашада илледән артык кеше катнашачак. Бәйрәмдә “Яктылык” мәктәбе иҗат осталары, “Дуслык” җәмгыяте оештырган Шигърият конкурсы җиңүчеләре, Архангельск шәһәреннән килгән кадерле кунак Рим Кәлимуллин чыгышы көтелә.
Иртәнге тугызда көрәшчеләрне, милли уеннарда катнашырга теләүчеләрне теркәү башлана. Ә 10 сәгатьтә Сабан туе бәйрәм концерт программасы белән ачылып китә, көрәш карарга, спорт ярышларында катнашырга, балалар мәйданчыгында милли уеннар уйнарга була, декоратив-гамәли сәнгать һәм традицион һөнәрчелек (чүлмәк ясау, тал чыбыгыннан, күннән һәм таштан төрле әйберләр ясау, калфак һәм изү чигү) буенча мастер-классларда остарырга мөмкин.
11 сәгатьтә төп сәхнәдә бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы көтелә.
Сабан туе әләме күтәрелгәннән соң, өлкә губернаторы Дмитрий Азаров чыгыш ясаячак, лаеклы милләтәшләребез бүләкләнәчәк, “Туган тел” милли-мәдәни оешмасы һәм региональ Диния нәзарәте игълан иткән Фатыйх Мортазин исемендәге премия тапшырылачак.
Самара өлкәсенең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле, “Идел” татар эстрадасы ансамбле, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык ансамбле, Татарстанның Азнакай районыннан килгән “Янашым” коллективы, “Азнакай гүзәлләре” дип аталган трио, “Квартет” төркеме дәртле җырлары һәм биюләре белән халыкның күңелен ачарга әзерләнәләр.
Сабан туенда пылау, шашлык һәм башка хәләл ашамлыклар, шулай ук мөселман атрибутикасы, сувенирлар, китаплар сатып алырга мөмкин булачак.