tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк
Мәскәүдә «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк

Мәскәүдә «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк

17 июньдә Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлегенең күргәзмә залында «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Аны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге тәкъдим итә.

Күргәзмә 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе Мәскәү тамашачысын замандашы — үз телендә, сәнгать телендә һәм бераз «көнчыгыш акценты» белән мөһим темалар турында сөйләүче рәссам белән таныштырырга омтыла, ди оештыручылар.

Мәскәүдә яшәүчеләргә рәсем сәнгате, графика һәм скульптура өлкәсендә эшләүче осталарның 200дән артык эше тәкъдим ителәчәк. Алар үзләрен татар сәнгате белән тиңләштерә.

Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсе, Чувашия Республикасы, Кырым, Санкт-Петербург Мәскәү, Канада, Белоруссия һәм Кыргызстан рәссемнары әсәрләре була.

Мәскәүдә күргәзмә 5 июльгә кадәр эшләячәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*