tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның Юрий Гагарин исемендәге пар­кында өлкә Сабан туе уз­дырылачак
Самараның Юрий Гагарин исемендәге пар­кында өлкә Сабан туе уз­дырылачак

Самараның Юрий Гагарин исемендәге пар­кында өлкә Сабан туе уз­дырылачак

12 июньдә Самараның Юрий Гагарин исемендәге пар­кында өлкә Сабан туе уз­дырыла. Чараның төп оеш­тыручысы – региональ “Дус­лык” иҗади-иҗтимагый оеш­масы.

Быелгы Сабан туе Самара өлкәсенең 170 еллыгына, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейларына багышланганлыктан, бәйрәмнең кереш өлеше шушы җирләрдә яшәгән татарлар тарихына багышлана­чак, дип хәбәр итәләр сценарий язучы якташларыбыз Вәсимә Фәрдиева һәм Әлфия Сөләйманова. Бу күләмле тамашада илледән артык кеше катнашачак. Бәйрәмдә “Яктылык” мәктәбе иҗат осталары, “Дуслык” җәмгыяте оештырган Шигърият конкурсы җиңүчеләре, Архангельск шә­һә­реннән килгән кадерле кунак Рим Кәлимуллин чыгышы көтелә.
Иртәнге тугызда көрәш­че­ләрне, милли уеннарда катнашырга теләүчеләрне теркәү башлана. Ә 10 сәгатьтә Сабан туе бәйрәм концерт программасы белән ачылып китә, көрәш карарга, спорт ярышларында катнашырга, балалар мәйданчыгында милли уеннар уйнарга була, декоратив-гамәли сәнгать һәм традицион һөнәрчелек (чүлмәк ясау, тал чыбыгыннан, күннән һәм таштан төрле әйберләр ясау, калфак һәм изү чигү) буенча мастер-классларда остарырга мөмкин.
11 сәгатьтә төп сәхнәдә бәйрәмне рәсми рәвештә ачу тантанасы көтелә.
Сабан туе әләме күтә­рел­гәннән соң, өлкә губернаторы Дмитрий Азаров чыгыш ясаячак, лаеклы милләтәшләребез бүләкләнәчәк, “Туган тел” мил­ли-мәдәни оешмасы һәм региональ Диния нәзарәте игълан иткән Фатыйх Мортазин исемендәге премия тапшырылачак.
Самара өлкәсенең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле, “Идел” татар эстрадасы ансамбле, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык ансамбле, Татарстанның Азнакай районыннан килгән “Янашым” коллективы, “Азнакай гүзәлләре” дип аталган трио, “Квартет” төркеме дәртле җырлары һәм биюләре белән халыкның күңелен ачарга әзерләнәләр.
Сабан туенда пылау, шашлык һәм башка хәләл ашамлык­лар, шулай ук мөселман атрибутикасы, сувенирлар, китап­лар сатып алырга мөмкин булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*